СВО зонасыннан кайткан Айратка эш табарга район ярдәм итә
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча гражданнарны кабул итү бүлеге җитәкчесе Эльмира Хакимовадан алган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Тукай районы буенча мәшгульлек үзәгендә 27 кеше исәптә тора, 9 кеше эш эзләүчеләр рәтендә.
Җитәкче республикада уңышлы гына старт алган - СВО зонасыннан кайткан солдатларны эшкә урнаштыру буенча дәүләт программасының да гамәлдә булуын сөйләде.
СВО зонасыннан кайтып, тыныч тормыш белән яши башлагач, гаиләдә бераз чыныгу алгач, ветераннар өчен каралган күптөрле ярдәм чаралары турында уйланырга да вакыт җитә. Шуларның берсе - эшкә урнаштыруда ярдәм итү.
Тукай районы Кече Шилнә авылында гомер итүче Айрат З. өлешчә мобилизация буенча махсус хәрби операциясенә китеп бара.
2025 елның февраль аенда ул яраланып өенә кайта, озак вакыт дәвалану һәм тернәкләнү уза, аңа инвалидлык статусы бирелә.
Сәламәтлекнең нык какшавы хәрби хезмәтне алга таба дәвам итәргә мөмкинлек бирми, Айратка элеккеге тормышка кайтырга, көнкүрешен урнаштырырга, эш эзләргә туры килә. СВО зонасына киткәнче ул төзелештә изолировщик булып эшләгән.
Шунысын әйтергә кирәк, Айрат, СВО ветераны буларак, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары һәм Тукай районы хакимияте белән даими элемтәдә тора. Нәкъ менә алар аңа «Россия эше»кадрлар үзәгенә, эш эзләүдә ярдәм сорап э, мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
Эльмира Хәкимова ветеранга махсус ярдәм чаралары турында сөйли, хәтта махсус вакансияләр ярминкәсенә дә чакыра. Нәкъ менә шунда Айратка аның осталыгына туры килә торган вакансия тәкъдим итәләр дә инде.
«Россия эше» кадрлар үзәгендә безнең ветеранны әңгәмәгә әзерләделәр. Айратка социаль адаптация буенча махсус төзелгән «Коллективта үз-үзеңне тоту һәм адаптация серләре» дип исемләнгән презентация дә тәкъдим ителде.
Мәшгульлек хезмәтенең бергәләп эшләве, шулай ук СВО ветеранының шәхси максатчанлыгы һәм рухи көче нәтиҗәсендә ул кыска вакыт эчендә яңа эш таба. Без моңа, әлбәттә, бик сөендек», - дип сөйли Эльмира Хәкимова.
СВО ветераны «Бумажник» торак идарәсе» җәмгыятенә санитар-техник системалар һәм җайланмалар монтажчысы булып эшкә урнаша.

Шунысы мөһим: яңа эш урынына җайлашу этабында Айратка һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Ветеранга предприятиедән остаз беркетелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев