Сосновый Бор тирәсендә законсыз кар чүплеге ачыкланды
Тәртип булган җирдә кагыйдә бозуларга урын юк. Кнәз авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм Тукай районы административ-техник инспекциясенең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Сосновый Бор поселогы янындагы авыл хуҗалыгы җирләрендә законсыз рәвештә кар ташлау очрагы ачыкланды.Тикшерү мәгълүматлары буенча, кар Кытайда җитештерелгән транспорт чаралары белән түгелгән.
«Хәзер административ хокук бозу турында эш башланды, шулай ук бу законсыз чүплекнең барлыкка килү сәбәпләрен тулысынча ачыклау өчен тикшерү эшләре дәвам итә», — дип хәбәр итә Тукай районының административ-техник инспекциясе.
Искәрмә: карны законсыз ташлау тирә-як мохитне пычрата. Карны утильләштерү катгый кагыйдәләр буенча гына башкарылырга тиеш.
Фото: Тукай районы административ-техник инспекциясе
Тукай районы матбугат хезмәте мәгълүматы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев