Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Социаль фонд ветераннарга Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум күчерде

Социаль фонд апрель аенда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашкан инвалидлар өчен 9 Май — Җиңү көне уңаеннан каралган еллык түләүләрне күчерде. Һәр ветеранга тиешле сумма банклар һәм «Почта» хезмәтләре аша үз графигы нигезендә җиткерелде.

Россия Президенты Указы нигезендә билгеләнгән бу түләү 10 мең сум тәшкил итә һәм Бөек Ватан сугышының хәрби хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан гражданнарга бирелә.

Иң мөһиме — ветераннарга да, аларның якыннарына да өстәмә гариза бирү яки махсус мөрәҗәгать итү таләп ителмәде. Түләүләр Социаль фонд карамагындагы мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә апрель–май айларында күчерелде.

Бу ярдәм сугыш елларында хәрәкәттәге армиядә хезмәт иткән, яралану, контузия яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган, шулай ук дошман тылында яки махсус хәрби биремнәр үтәгән ветераннарга кагыла.

Әлеге карар Россия территориясендә генә түгел, ә Балтыйк буе дәүләтләрендә — Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына да тарала.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев