Россия Үзбәкстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш кертүне вакытлыча чикли
Россия 23 июльдән Үзбәкстаннан кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләр кертүне чикләячәк. Бу чаралар фитосанитар кагыйдәләрне күп тапкыр бозган биш үзбәк экспортерына кагыла.
«Россельхознадзор» хәбәр иткәнчә, 2026 елның 23 июленнән үсемлек карантинына караган продукцияне Россия территориясенә кертү чикләнә. Әлеге чаралар карантин куркынычлары ачыкланган иң эре тәэмин итүчеләргә карата кулланыла.
Чикләүләр астына эләккән компанияләр Россия базарына, нигездә, кәбестә, суган, укроп, петрушка, йөзем, чөгендер һәм помидор озаткан. Ведомство мәгълүматларына караганда, 2026 ел башыннан Үзбәкстаннан китерелгән продукциядә 132 карантин объекты ачыкланган.
Россельхознадзор билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан ягы продукцияне куркынычсыз рәвештә озатуны тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрми, ә фитосанитар таләпләрне бозу очраклары даими кабатланып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев