Россия Кытай бәрәңгесен күбрәк сатып ала башлаган
Россия июнь аенда Кытайдан бәрәңге кертү күләмен арттырган. Җәй башында импорт күләме май ае белән чагыштырганда 1,7 тапкырга үскән һәм 7,4 миллион долларга җиткән.
Шул ук вакытта, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Кытайдан бәрәңге китерү 42 процентка кимегән. Моны РИА Новости Кытай таможнясы мәгълүматларын анализлап, ачыклаган.
Гомумән алганда, 2026 елның беренче яртыеллыгында Россия Кытайдан әлеге яшелчәне сатып алуга 22,4 миллион доллар сарыф иткән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,2 тапкырга азрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев