Россия гражданлыгы алу өчен пошлина 4,2 меңнән 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Чит ил гражданнары өчен гражданлык алу, яшәү рөхсәте һәм вакытлыча яшәү документларын рәсмиләштерү бәяләре сизелерлек артырга мөмкин.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин чит ил гражданнары өчен дәүләт пошлиналары артуын дөрес һәм нигезле карар дип атады. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә әле өстәмә рәвештә каралачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Россия 24» телеканалына интервьюда Володин пошлиналар 5–12 тапкырга кадәр артырга мөмкинлеген әйтте. Бу гражданлык алу, вакытлыча яшәү һәм даими яшәү рөхсәте алу белән бәйле.
Аның фикеренчә, Россиягә җаваплы һәм әзерлекле кешеләр килүе мөһим. Ул арткан түләүләрне гадәти һәм нигезле чара дип саный, алар артык зур түгел, дип белдерде.
Шулай ук Володин Россиягә килүчеләр законнарны һәм традицияләрне хөрмәт итәргә, телне белергә һәм кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.
Инициатива нигезендә, гражданлык өчен пошлина 4,2 меңнән 50 мең сумга кадәр, вакытлыча яшәү рөхсәте — 1,92 меңнән 15 меңгә кадәр, ә даими яшәү рөхсәте — 6 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев