Рейс тоткарланса нишләргә? Пассажирларның яңа хокуклары турында
Җәйге ял сезоны башлану белән меңләгән кеше җылы диңгез ярларына, кояшлы курортларга юл тота. Әмма күптән көтелгән сәяхәт һәрвакыт та планлаштырылганча гына бармый. Юлчылар еш очрый торган күңелсез хәлләрнең берсе — авиарейсларның тоткарлануы. Аэропортта сәгатьләр буе көтү ял кәефен бозып кына калмый, алдан төзелгән планнарны да үзгәртергә мәҗбүр итә.
Шунысын да истә тотарга кирәк: 2026 елның 1 мартыннан гамәлгә кергән яңартылган кагыйдәләр авиапассажирларның хокукларын киңәйтте. Яңа нормалар кулланучылар мәнфәгатьләрен яклауны көчәйтә, компенсацияләр һәм төрле хезмәтләр алу тәртибен гадирәк һәм аңлаешлырак итә.
Рейс тоткарланган очракта пассажир нәрсәгә өмет итә ала?
Билет өчен акчаны кире кайтару. Әгәр рейс 30 минуттан артыкка кичектерелгән булса, пассажир очыштан баш тартып, билетның тулы бәясен кире кайтаруны таләп итә ала. Бу хокук хәтта «кире кайтарылмый торган» билетларга да кагыла. Моның өчен билет алынган урында — авиакомпаниядә яки агентлыкта — рәсми гариза бирергә кирәк.
Түләүсез хезмәтләр. Ике сәгатьтән артык көткән пассажирларга эчемлекләр тәкъдим ителергә тиеш. Ә тоткарлану дүрт сәгатьтән артса, авиакомпания кайнар ризык белән тәэмин итәргә бурычлы. Очыш көндез сигез сәгатьтән, төнлә алты сәгатьтән артыкка кичектерелгән очракта, пассажирларга кунакханә һәм аңа кадәр транспорт хезмәте күрсәтелергә тиеш. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен исә ана һәм бала бүлмәләреннән файдалану мөмкинлеге һәрвакыт булырга тиеш.
Тоткарлану өчен штраф. Билет бәясен кире кайтарудан тыш, пассажир рейс соңга калган һәр сәгать өчен 100 сум күләмендә компенсация таләп итә ала. Әмма аның күләме билет бәясенең яртысыннан артырга тиеш түгел. Бу кагыйдә форс-мажор очракларына һәм очыш хәвефсезлеген тәэмин итү белән бәйле хәлләргә кагылмый.
Өстәмә чыгымнарны каплату. Рейс тоткарлану сәбәпле экскурсия, броньланган хезмәтләр яки башка чыгымнар югалтылган очракта, аларны да авиакомпаниядән түләтергә мөмкин. Моның өчен чыгымнарны раслаучы чекларны һәм рейсның тоткарлануын дәлилләүче документларны саклап калырга, аннары язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Үз хокукларыңны белү — юлдагы көтелмәгән хәлләр алдында югалып калмаска, вакытны, нервларны һәм акчаны саклап калырга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев