Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Рамазан аенда ураза тоту кемнәргә фарыз

Рамазан-шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2026 елның 19 февралендә. Рамазан аеның барыбызга да мәгълүм булган беренче үзенчәлеге – бу айда мөэмин-мөселман халкы фарыз булган уразаны тота, ягъни Аллаһ әмере буенча таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан, гомумән, шәһвәт теләкләреннән тыелып тора.

Ураза тотуның шартлары:

  1. Мөселман булырга
  2. Үз акылында булырга
  3. Бәлигъ булырга.

Үз акылында булган һәм бәлигълык яшенә җиткән һәр мөселман ир, һәрбер мөслимә хатын Рамазан аенда ураза тотарга бурычлы. Бу – Аллаһның катгый әмере. Бәлигълык яшенә җитмәгән балага ураза тоту мәҗбүри түгел. Ләкин шул ук вакытта, баланы кече яшьтән ураза тотарга күнектерсәң яхшырак, әмма моны эшләгәндә баланың физик үсешенә зыян китермәскә кирәк.

Хатыннар хәез көннәрендә һәм бала тапканнан соң чистарыну көннәрендә ураза тотмыйлар, ләкин бу көннәр узгач, калдырган ураза көннәрен каза итеп тутырырга тиеш булалар.

Догалар

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога:

“Нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләәһи тәгаләә”.

Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең рамазан уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачканда укыла торган дога:

“Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһүммә ләкә сумтү, вә бикә әмәнтү вә гәләйкә тәүәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирлии йәә гаффәәрү мәә каддәмтү вә мәә әххартү”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев