Районда «Иң яхшы ишегалды» конкурсы старт алды — гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә
Тукай районы яшь гаиләләре үзләренең төзекләндерелгән ишегалларын, бай уңышларын һәм кул эшләнмәләрен күрсәтә алачак: районда «Яшь гаиләнең иң яхшы ишегалды» дип исемләнгән традицион бәйге башланды.
Районның яшьләр эшләре бүлеге яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы ишегалды» конкурсына гаризалар һәм фоторәсемнәр кабул итә башлады. Гариза бирүнең соңгы көне — 10 август. Катнашучылар өчен биш номинация каралган: ландшафт дизайны, уңыш парады, «алтын куллар», иң креатив һәм иң чәчәкле ишегалды. Жюри әгъзалары хуҗалыкның төзеклеген, креативлыгын һәм яшьләрнең тырышлыгын бәяләячәк.
Ярышның номинацияләре:
- Ландшафт дизайны — ишегалдын үзенчәлекле бизәү һәм проектлау.
- Уңыш парады — бакчада үстерелгән иң бай һәм зур яшелчә-җимешләр.
- Алтын куллар — үз кулларыгыз белән ясалган җиһазлар, корылмалар яки бизәкләр.
- Иң креатив хуҗалык — ишегалдын бизәүдә стандарт булмаган идеяләр һәм кызыклы чишелешләр.
- Иң чәчәкле хуҗалык — күз явын алырлык чәчәк түтәлләре һәм палисадниклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев