Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Пилотсыз очкыч (БПЛА) куркынычы: Татарстан халкы өчен төп иминлек кагыйдәләре

Татарстан буенча ГТХМ (МЧС) пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы туганда гомерне саклап калырга ярдәм итүче кагыйдәләрне искә төшерде. Коткаручылар бина эчендәге иң куркынычсыз урыннарны атады һәм ни өчен БПЛА кадрларын социаль челтәрләргә куярга ярамавын аңлатты.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту буенча мөһим күрсәтмәләр бирде. Бу кагыйдәләрне белү сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга мөмкин.

Бина эчендә булсагыз:

  • Тиз арада аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез.

  • Мөһим: лифт кулланырга катгый тыела, баскычтан төшегез.

  • Фатирда булсагыз, тәрәзәсез бүлмәгә (гадәттә бу ванна бүлмәсе) кереп, терәк стеналар арасында идәнгә утырыгыз.

Урамда булсагыз:

  • Якындагы бинага, җир асты кичүенә яки куркынычсыз яшеренү урынына керегез.

  • Һавада дрон күрсәгез, аның күз уңына эләкмәскә тырышып, читкәрәк китегез.

Электрон җайланмалар һәм элемтә:

  • Дрон янәшәсендә рация, кәрәзле телефон яки GPS куллану куркыныч — бу очкычның детонациясенә китерергә мөмкин.

Мәгълүмат иминлеге:

  • Очкыч калдыкларына кагылмагыз!

  • Төшерелгән фото-видеоларны социаль челтәрләргә куймагыз — бу дошманга һөҗүмне төзәтергә ярдәм итә. Кадрларны турыдан-туры полициягә тапшырыгыз яки 112 номерына хәбәр итегез.

Киңәш: Гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне шунда ук алып тору өчен «МЧС России» мобиль кушымтасын йөкләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев