Пенсияләрне цифрлы сумга күчерү турындагы хәбәрләр — ялган
Татарстанның социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында пенсияләрне мәҗбүри рәвештә цифрлы валютага күчерү турындагы уйдырмалар кабат активлашты. Социаль фонд белгечләре мондый хәбәрләрнең нигезсез булуын кисәтә һәм тынычлык сакларга чакыра.
Республика халкы арасында «пенсияне цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен ашыгыч рәвештә гариза язарга кирәк» дигән ялган өндәмәләр таралу күзәтелә. Бу — махсус оештырылган дезинформация, аның максаты — кешеләр арасында паника тудыру.
Белгечләр аңлатканча, “социаль яклау органнарына тиз арада килеп җитәргә”, “кул куярга”, “билгеле датага кадәр өлгерергә” яки “барлык танышларга таратырга” дигән таләпләр булса — бу фейк. Мошенниклар мондый хәбәрләрне шәхси мәгълүмат алу һәм финанс схемаларына җәлеп итү өчен куллана.
Реалистик хәл нинди?
Россия Социаль фонды пенсияләрне түләү тәртибен үзгәртми. Хәзерге вакытта түләүләрне цифрлы сумга күчерү планлаштырылмый, шуңа күрә гражданнардан бернинди «баш тарту» гаризалары да таләп ителми. Пенсияләр элеккечә — банк картасы яки почта бүлекчәләре аша, пенсионер үзе сайлаган ысул белән тапшырылачак.
Мәгълүматны каян тикшерергә?
Шикле мәгълүмат алганда, аны һәрвакыт рәсми чыганаклар аша тикшерү мөһим:
-
Россия Социаль фондының рәсми сайты: sfr.gov.ru
-
Ведомствоның ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтлары.
Сорауларыгыз калса яки консультация кирәк булса, Бердәм контакт-үзәкнең бушлай номерына шалтыратыгыз:
8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе — 24/7 эшли).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев