Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Паспорт – шәхесне раслаучы төп документ

Һәр елдагыча, Россия көне алдыннан район җирлегендә яшәүче яшүсмерләргә шәхесне раслаучы төп документ – паспорт тапшыру тантаналы төстә оештырыла.

 

Зур әһәмияткә ия тантаналы чарада район башлыгы Камил Нәҗмиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, эчке хезмәт подполковнигы Рафис Шәйхетдинов, МХО ветераннары катнаштылар һәм яшүсмерләргә паспорт һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең  Тукай районы җирле бүлеге  әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.  

Кеше гомерендә төрле этапларны үтә. Үсмерлек чорының истә кала бер моменты –  төп документка ия булу – паспорт алу вакыйгасы. Тукай районында яшәүче тугыз яшүсмер өчен 11 нче июнь иң истәлекле көн булып хәтерләрендә уелып калачак. Алар Дәүләт бәйрәме – Россия көне алдыннан паспортлы булдылар.

Тукай районы хакимиятенең рәсми залында Россия Федерацясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Гимннарын аягүрә басып тыңлаганнан соң тантаналы чараны алып баручы Алмаз Әгъләмов Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевкә сүз бирә.

Район башлыгы К.Нәҗмиев:

«Яшь тукайлылар, бүген сезнең өчен иң истәлекле көн – шәхесне раслаучы төп документка ия буласыз. Яшь гражданнар! Шушы дулкынландыргыч бәйрәмгә килгән әти-әниләрегезне, якын кешеләрегезне дә тәбрик итәм. Балалар! Һәммәгез дә гаиләгезгә, илгә-көнгә игелекле шәхесләр булып үсегез, ватаныбызның  чын гражданнары булыгыз. Безнең ата-бабаларыбыз, бүген каршыбызда торучы ил сакчылары – хөрмәтле ветераннарыбыз – Ватанпарвәрлек, батырлык үрнәге. Илебезнең суверенлыгын, тынычлыгын яклаучы-саклаучы өлкән буын – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәзерге вакытта МХОда сугышчан бурычын үтәүче ир-егетләребез үрнәгендә илебезгә тугрылыклы гражданнар булырсыз дигән өметтә калабыз. Сез – илебезнең киләчәге. Туган җирне, Ватаныбызны саклауның төрле ысуллары бар. Кемдер корал тотып, кенәрдер намуслы хезмәте белән илебезнең суверенлыгын саклый-яклый, ил икътисадын ныклы итә, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итә. Тәрбияле, тырыш, гадел кешеләр булыгыз», – дип паспорт алучы балаларга изге теләкләрен ирештерде, Ватаныбызның куәтле, халкыбызның батыр һәм эшчән булуына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев