Октябрьдә ялга чыгу финанс ягыннан отышлырак булачак
җәмгыять

Октябрьдә ялга чыгу финанс ягыннан отышлырак булачак

2026 елның соңгы айлары арасында ялга чыгу өчен иң отышлы айларның берсе октябрь булачак.

Бу хакта РИА Новостига юридик фәннәр кандидаты Михаил Афанасьев сөйләгән. Аның сүзләренчә, финанс ягыннан сентябрьдә яки октябрьдә ял алу отышлырак. Октябрьдә 22 эш көне бар, дәүләт бәйрәмнәре юк. Шуңа күрә эш көненең бәясе елның башка айларына караганда түбәнрәк була.

Шул ук вакытта ял өчен түләнә торган акча хезмәткәрнең ялга кадәрге соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләнә. Шуңа күрә октябрьдә ялга чыкканда алынган акча гадәти хезмәт хакына якын булырга яки аннан күбрәк тә чыгарга мөмкин.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев