Наркотикларны Тукай районында яшергән хатын-кызга карата җинаять эше ачылган
Чаллының Орловка бистәсендә яшәүче хатын-кызга карата зур күләмдә наркотиклар таратырга җыенуда шик белдерелә.
Полиция әйтүенчә, наркотиклар башта аның машинасын тикшергәндә табылган. Гомуми авырлыгы якынча 30 граммны тәшкил иткән 25 төргәк ишек кесәсендә табылган. Соңрак белгечләр бу матдәнең мефедрон булуын ачыклаган.
Соңрак аның офисында үткәрелгән тентү вакытында тагын ике төргәк, шулай ук эчендә наркотик матдәләр булган 250 вейп табылган. Моннан тыш, оператив хезмәткәрләр тарафыннан тагын бер яшерен урын ачыкланып, анда 35 төргәк наркотик табып алынган.
Тикшерү буенча, хатын-кыз бу “эшне” 2025 елның октябрендә мессенджер аша тапкан. Ул зур партияләрне алып, ваклап төргәкләргә бүлгән һәм аларны Тукай районында яшереп калдырган.
Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хатын-кыз кулга алынган, тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев