МХО ветераннарын эшкә алмаучыларга 100 меңгә кадәр штраф яный
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча билгеләнгән квотаны үтәмәгән эш бирүчеләргә административ штрафлар кертү мөмкинлеге карала. Хәзерге вакытта тиешле закон проекты коррупциягә каршы экспертиза этабын уза.
Яңа үзгәрешләр республика административ хокук бозулар кодексына кертелергә тиеш. Аның нигезендә, эш бирүче билгеләнгән квота буенча МХО катнашучыларын эшкә алырга тиеш булып та моны үтәмәсә, һәм моның өчен законлы сәбәп булмаса, ул җавапка тартылачак. Бу хакта ТАСС яза.
Тәкъдим ителгән штрафлар:
- җитәкчеләргә — 20–30 мең сум;
- шәхси эшмәкәрләргә — 30–50 мең сум;
- оешмаларга — 50–100 мең сум.
Исегезгә төшерәбез: 2026 елның апрелендә Татарстанда бу категория кешеләр өчен эш урыннары квотасы турында закон кабул ителде. Аның буенча, 200дән артык кеше эшләгән компанияләр эш урыннарының 1 процентын махсус хәрби операция катнашучылары өчен калдырырга тиеш.
Ләкин кайбер очракларда бу таләптән азат итү бар. Бу — инвалидлар оешмалары, банкрот булган предприятиеләр, зур кыскартулар үткәрүче компанияләр, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә яраклы кандидатлар булмаган очраклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев