Мусабай-Завод мәктәбендә мобиль телефоннан фотога төшерү серләренә өйрәнделәр
Мусабай-Завод мәктәбендә укучылар өчен мобиль фотография буенча гамәли мастер-класслар сериясе узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсы җиңүчесе — «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Кадрдагы беренчеләр» мобиль медиа-лабораториясе проекты кысаларында оештырылды.
Дәресләр барышында балалар сыйфатлы фоторәсемнәр ясау өчен телефон көйләүләрен дөрес кулланырга өйрәнделәр. Спикерлар укучыларга табигый һәм ясалма яктылык белән эшләү, бина эчендә һәм урамда дөрес позиция сайлау серләрен ачтылар.

Һәр очрашу теоретик өлештән генә түгел, ә зур практик өлештән дә гыйбарәт иде. Тиз арада үзләштерелгән белемнәрне практик эш вакытында кулланып, катнашучылар бер-берсен фотога төшерделәр һәм бирелгән биремнәрне дөрес үтәү юлларын бергәләп анализладылар.

Мәктәп укучылары әлеге иҗади очрашуларда зур кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр. Оештыручылар алда да яңа очрашулар вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев