Махсус социаль түләүне Татарстанда 30 меңнән артык медицина хезмәткәре ала
2026 ел башыннан Татарстанда 30 210 медицина хезмәткәренә махсус социаль түләү билгеләнгән. Бу максатка Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ай саен 382 миллион сумнан артык акча юнәлтә.
Әлеге ярдәм чарасы күптән медицина өлкәсендә эшләүче белгечләргә дә, яңа гына хезмәт юлын башлаган яшь табибларга һәм шәфкать туташларына да кагыла. Социаль түләүләр, беренче чиратта, пациентларның төп агымын кабул итеп, зур җаваплылык һәм киеренке шартларда хезмәт куючы медицина хезмәткәрләре өчен каралган.
Түләү күләме медицина учреждениесенең төренә һәм хезмәткәрнең вазифасына бәйле рәвештә билгеләнә һәм ай саен 4,5 мең сумнан 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Акчаны күчерү өчен медицина оешмалары һәр айның ун эш көненнән дә соңга калмыйча Социаль фондка хезмәткәрләр турында мәгълүматларны юллый. Реестрларда шәхси мәгълүматлар, түләү күләме һәм аны исәпләү өчен нигез булган күрсәткечләр күрсәтелә.
Социаль фонд түләүләрне реестрлар килгән ай тәмамланганчы күчерә. Аннан соң «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта тиешле хәбәр пәйда була. Бу ярдәмне тулы булмаган эш көнендә хезмәт куючылар да ала.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, махсус социаль түләүләр поликлиникаларда һәм ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче табиблар белән шәфкать туташларына өстәмә ярдәм күрсәтү өчен кертелгән. Ул шулай ук бу акчаларның салым белән алынмавын һәм отпуск акчасын исәпләгәндә исәпкә алынмавын искәртте.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Социаль фонд хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны фондның рәсми сайтында, шулай ук рәсми социаль челтәрләрдә табарга мөмкин. Өстәмә консультация алу өчен гражданнар тәүлек буе эшләүче 8 800 100 00 01 бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев