Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Машина алам дип 1,5 миллион сумнан артык акчасын югалткан

Татарстанның Чистай районында яшәүче ир-ат интернет аша автомобиль сатып алырга теләп, 1,5 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Каргалы авылында яшәүче 27 яшьлек егет мессенджерларның берсендә арзан бәядән машина сату турында игъланга тап булган. Сатучы белән сөйләшкәннән соң, сатып алу килешүен рәсмиләштергән.

Сатучының күрсәтмәләренә ияреп, сатып алучы таможня чыгымнары өчен 579 мең сум күчергән. Аннан соң автомобиль өчен тагын 980 мең сум түләгән. Әмма акчаны алганнан соң сатучы үз йөкләмәләрен үтәмәгән, ә машина сатып алучыга килеп җитмәгән.

Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев