Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Мәчет – иман юл башы

Ел да бик сөенеп туган авылым мәчетенә балалар белән очрашырга барам. Безнең Биклән авылы мәчете ел да балаларны җәйге каникулда үзенә җыя, аларга әдәп-тәрбия, иман дәресләре бирә, дин дәресләрен өйрәтә.

Бу эшнең башлангычында имам-хатыйбыбыз Мөдәфис хәзрәт, гомере буе укытучы булып эшләгән авылдашыбыз, авылыбыз абыстае Әнисә Ахунова һәм дә авылыбыз килене Галия Калимуллиналар тора. Бүген дә бик дулкынланып мәчет ишекләрен ачтым, балаларның күп булып килүләре сөендерде.

"Узган ел хәтта 40 балага җиткән иде",- диде Әнисә абыстай, балаларның мәчетне үз итеп көн дә йөгереп килүләренә сөенеп.

Мин килгәндә балалар чәй өстәле янында сыйланып утыралар иде. Матур итеп бераваздан татарча исәнләштеләр. Әйе, татарча белүче, туган телен онытып, русча сөйләшүче балалар артып барган бу чорда мәчет каршында эшләгән бу түгәрәкнең ни кадәр мөһим һәм әһәмиятле булганлыгы көн кебек ачык. Балалар итагатьлле, тәүфыйклы, әдәпле гаиләләрдә үскәнлекләре күренеп тора  Менә алар безнең киләчәк.

Балалар дәрестә утырган кебек, бөтен дикъкатләрен апаларына һәм дә миңа юнәлтте. Танышып алгач мин аларга үземнең шушы авылда туып-үсеп, гомер буе шушы авылда яшәп иҗат итүем турында, язган китапларым, җырларым турында сөйләдем. Алар тын да алмый шигырьләремне тыңлап утырдылар. Бала күңеле бик тә самими шул ул, алар күңеле чиста ак бит кебек... Бу матур очрашу да алар күңелендә мәңге сакланыр. Сабый чакта кергән белем, тәрбия, язын вакытында чәчкән орлык кебек үз нәтиҗәсен бирә шул ул. Балаларның укытучыларыннан алган бүгенге белем орлыклары да һичшиксез үз “җимешләрен” бирер. Иншә Аллаһ.

Мәчет әллә нинди серле, могҗизалы урын шул ул. Анда Аллаһы Тәгалә янәшәдә утырган кебек үзеңне билгеле кысаларда гына тотарга тырышасың. Мин дә Аллаһыга якынайган бу минутларда: "Ярабби бер Аллам сабыйларыбыз тыныч, имин тормышларда үсеп, матур киләчәктә безнең тугры дәвамчыларыбыз булсалар иде. Телебез, динебез, милләтебез мәңге яшәсен, бу тереклек чылбыры мәңге дә өзелмәсен иде дигән теләкләремне ихлас күңелемнән теләп утырдым".

Мәчеттән кайтканда күңелем шул сабый балалар кебек чистарып, сафланып калган күк булды! Сөбханаллаһ, нинди матур бүгенге тормышыбыз дип, һәрбер куакка, чәчәккә сокланып, авылыбызның, авылдашларымның бүгенге тормышларына сөенеп кайттым.

Рәзинә Сәетгәрәева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев