Мусабай-Завод авыл җирлеге халкы һәм администрация хезмәткәрләре бергәләп бәйрәм мәйданын тәртипкә китерә.
6 июньдә Кызыл-Байрак авылында күркәм традиция буенча район милли бәйрәме — Сабантуй узачак.

Хәзерге вакытта бәйрәм мәйданында әзерлек эшләре тулы куәткә бара: территорияне чүп-чардан чистарталар, объектларны буйыйлар, агач-куакларны кисәләр һәм үләннәрне чабалар. Бәйрәм оештыручылары һәм халкы кунакларны матурланган мәйданда каршы алырга ашыга.

Фото: Динис Вәлиуллин
Нет комментариев