Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Кыска видеоларны карау психикага ничек тәэсир итә?

Кыска видеоларны еш карау психик сәламәтлеккә начар йогынты ясарга мөмкин, бу бигрәк тә нерв системасы ныгып бетмәгән үсмерләргә кагыла. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының В.П. Сербский исемендәге Милли психиатрия һәм наркология медицина тикшеренү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Иван Розанов сөйләде.

Аның сүзләренчә, кыска һәм тиз алмашынучы видеолар баш мие өчен өзлексез мәгълүмат агымы тудыра. Вакыт узу белән ми андый тизлеккә ияләшә һәм тагын да тизрәк, тагын да көчлерәк тәэсирләр таләп итә башлый. Шуның аркасында озак вакытка игътибарны туплау авырлаша һәм авыррак эшләргә концентрация кими.

Нәтиҗәдә хәтер начарланырга, эшнең нәтиҗәсе түбән булырга мөмкин. Кеше еш кына мәгълүматны тирәннән аңламый, бары тик өстен-өстен генә кабул итә — эмоцияне истә калдыра, ә нәрсә турында икәнен оныта.

Моннан тыш, кәеф тиз үзгәрү, ярсучанлык һәм үз-үзеңне контрольдә тоту авырлашу кебек проблемалар да барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев