Куады авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бик җылы һәм күңелле бәйрәм чарасы узды. Бу көнне клубыбыз түренә гомер буе авыл үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән хезмәт ветераннарыбыз, ак яулыклы, нурлы йөзле әбиләребез җыелды.
Бәйрәм бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Милләтебезнең күркәм гореф-гадәтләрен яңартып, өлкәннәребез элеккеге уеннарны уйнап күңел ачтылар, яшьлек елларын искә төшереп җырладылар һәм биеделәр.
«Бәйрәмебез бик җылы һәм эчкерсез мохиттә узды. Килгән һәр кунагыбызга озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм тыныч картлык телибез!» — дип белдерә Куады авылы клубы мөдире Гөлшат Хәсимова.
Нет комментариев