Куады авылының Ак әбисе Мөнәздилә Хафизова бер гасырлык юбилеен каршы алды
Тукай районының Куады авылында яшәүче хөрмәтле мөгаллимә, хезмәт ветераны Мөнәздилә Мөхәммәтша кызы Хафизовага 100 яшь тулды. Ярты гасырга якын гомерен балалар укытуга багышлаган рухи ананы район җитәкчелеге ихластан котлады һәм аңа Россия Президенты В.Путинның котлау хатын тапшырды.
100 яшьлек хезмәт ветеранын район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итү башлыгы Динара Закирова, район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Фаязова ихластан котладылар. Хөрмәтле юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлавын, район һәм республика җитәкчелеге бүләкләрен тапшырып иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы Артур Зарипов, мәктәп директоры Венера Сафиуллина авылның рухи анасы булган мөхтәрәм мөгаллимә белән горурланулары хакында ихластан сөйләделәр, Ак әбигә рәхмәтләрен белдереп бүләкләрен тапшырдылар.
Мөнәздилә Мөхәммәтша кызы - аяклы тарих. Зирәк зиһенле, хәтере яхшы. Аның сөйләгәнен тыңлау - җан рәхәте. Менә шундый күркәм Ак әбиләре белән дә дан тота Тукай районы.
Мөнәздилә ханымның искиткеч шөгыльләре, кызыклы мавыгулары турында алдагы саннарның берсендә газетабыздан Зәрия Вәлиева язмасын укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев