Круглое Поледа дуслык һәм иман курслары уза
Круглое Поле поселогында «Газизулла» мәчете базасында балалар өчен ел саен рухи-әхлакый курслар үткәрелә. Быел программа 20 июньнән 27 июньгә кадәр гамәлгә ашырыла.
Катнашучылар өчен ике тапкыр туклану оештырылган: беренче һәм икенче ризыктан торган тулы төшке аш, шулай ук төштән соң җиңелчә ашау каралган. Программа балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, аларның сәламәтлеген ныгытуга, дөньяга карашын киңәйтүгә, тарихка, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Курслар кысаларында мастер-класслар, экскурсияләр, тематик очрашулар һәм спорт дәресләре үткәрелә. Балалар инде янгын сүндерү частенда булган, Круглое Поле буенча экскурсиядә катнашкан, шулай ук кыяга менү буенча шөгыльләрдә катнаша. Якындагы планнарда — дельфинарийга балалар тамашасына бару. Моннан тыш, тәрбияләнүчеләр өчен хәзрәт белән ислам нигезләренә һәм әхлакый кыйммәтләргә багышланган дәресләр дә үткәрелә.
Тәрбияви әңгәмәләргә аерым игътибар бирелә. Әйтик, 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган очрашу узды. Балалар фикер алышуда актив катнашты, ә дәрестән соң Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар рухына бергәләп дога кылды.
Быел программада 45 бала катнаша. Башта 30 катнашучыны кабул итү планлаштырылган булса да, кызыксыну зур булу сәбәпле, урыннар саны арттырылган. Курсларга балалар Круглое Поледан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш һәм якын-тирә торак пунктлардан да килгән. Тәрбияләнүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар.
Курсларны оештыручы, «Газизулла» мәчетенең имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев сүзләренчә, программа төрле милләт һәм дин вәкилләре булган балаларны берләштергән. Бу аеруча мөһим, дип билгеләп үтте ул, чөнки халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге — Ватаныбызның төп кыйммәтләренең берсе. Проект шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев