Круглое Поле халкы өмәдә берләшеп, ике зиратны тәртипкә китерде
Тукай районының Круглое Поле поселогында мөселман һәм христиан зиратларын төзекләндерү буенча өмә узды. Аны «Бергә булсак — булдырабыз» инициатив төркеме оештырган. Бу хакта поселокның «Газизулла» мәчете имамы Рафгать хәзрәт хәбәр итте.
Өмәдә төрле буын, милләт һәм дин вәкилләре катнашкан. Яшьләр һәм өлкәннәр бергәләп ике зират территориясен дә чистарткан, үләннәрне чапкан, каберлекләр тирәсен тәртипкә китергән.
«Бу көнне кешеләрне милләт һәм дин аермалары түгел, ә уртак максат берләштерде. Без вафат булганнарның истәлеген хөрмәт итү һәм туган поселогыбыз турында кайгырту өчен бергә җыелдык», — дип сөйләде Рафгать хәзрәт.
Өмә тәмамланганнан соң «Газизулла» мәчете катнашучылар өчен чәй табыны оештырган. Самавырдан кайнар чәй эчеп, өмәдә катнашучылар аралашкан һәм башкарылган эшкә нәтиҗә ясаган.
Рафгать хәзрәт сүзләренчә, мондый чаралар кешеләр арасында бердәмлекне ныгыта һәм игелекле эшләрнең милләт һәм дин чикләрен белмәвен күрсәтә.
«Бергә булсак — без күп нәрсә булдыра алабыз», — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев