Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Краннан аккан пычрак су өчен кем җавап бирә?

Краннан саргылт, болганчык яки үзенә хас булмаган исле су ага башласа, кулланучылар еш кына моның өчен кем җавап бирергә тиешлеген белми. Белгечләр аңлатуынча, сәбәп фатир эчендәге торбаларда да, йорттан тыш урнашкан су челтәрләрендә дә булырга мөмкин.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе су сыйфаты начарланган очракта халыкка кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

Ведомство мәгълүматлары буенча, краннан килгән суның үзгәрүенә берничә фактор йогынты ясый ала. Мәсәлән, суүткәргечләрдә ремонт, профилактик эшләр, челтәрләрне юдыру яки гидравлик сынаулар үткәрү вакытында суның төсе һәм сыйфаты вакытлыча начарланырга мөмкин. Мондый очракларда эшләр тәмамланганнан соң суны берникадәр вакыт агызу җитә — гадәттә ул кабат үз хәленә кайта.

Шул ук вакытта проблема озак дәвам итсә, аның чыганагын ачыкларга кирәк. Су бер генә фатирда начар акса, моның сәбәбе эчке сантехника, искергән торбалар яки башка җиһазлар белән бәйле булырга мөмкин.

Йорт эчендәге инженерлык системалары өчен идарәче компания җавап бирә. Ә күпфатирлы йортка кадәрге тышкы суүткәргеч челтәрләрендәге җитешсезлекләрне ресурс белән тәэмин итүче оешма хәл итә.

Белгечләр пычрак суны кулланмаска киңәш итә: аның сыйфаты ачыкланганчы, аны эчүдән һәм ризык әзерләүдән тыелып торырга кирәк. 

Проблема ачыкланса, беренче адым — идарәче компаниягә хәбәр итү. Моның өчен «Госуслуги Дом» мобиль кушымтасындагы «Гаризалар» бүлеген кулланырга мөмкин. Шулай ук ресурс белән тәэмин итүче оешмага рәсми сайты, электрон почтасы яки диспетчер хезмәте аша да хәбәр итәргә була.

Әгәр мөрәҗәгатькә җавап булмаса яки проблема озак вакыт чишелмәсә, Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә яки Роспотребнадзорга шикаять юлларга мөмкин. Суның сыйфаты санитар таләпләргә туры килмәве расланган очракта, кулланучы коммуналь хезмәт өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев