Контракт буенча хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә киң социаль гарантияләр тәкъдим ителә
Кредит бурычын кичерү, бушлай медицина ярдәме, балалар өчен ташламалар һәм башка социаль гарантияләр — контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен дәүләт тарафыннан нинди ярдәм чаралары каралган? Җаваплар белән әлеге язмада таныша аласыз.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә бер елдан артык вакытка контракт буенча хезмәткә керүчеләр өчен дәүләт тарафыннан киң социаль гарантияләр һәм ташламалар каралган. Алар хәрбиләрнең үзләренә генә түгел, гаилә әгъзаларына да кагыла.
Контракт төзүчеләр өчен мөһим ярдәм чараларының берсе – кредит бурычларын гамәлдән чыгару мөмкинлеге. Билгеләнгән шартлар үтәлгән очракта, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның тормыш иптәшләренә 10 миллион сумга кадәрге кредит бурычы кичерелергә мөмкин. Бу тәртип 2024 елның 1 декабреннән гамәлдә.
Моннан тыш, контракт буенча хезмәт итүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге федераль бюджет хисабына иминиятләнә. Алар хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме алырга, тикшеренү, дәвалану һәм тернәкләнү курслары узарга хокуклы.
Социаль ярдәм чаралары моның белән генә чикләнми. Контрактчыларга бушлай санаторий-курорт дәвалануы тәкъдим ителә, балалары сәламәтләндерү лагерьларында ял итә ала. Шулай ук гаиләләргә өстәмә түләүләр дә каралган. Әйтик, һәр балигъ булмаган бала өчен 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнан соң контракт буенча хезмәт итүчеләргә сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирелә. Бу статус аларга өстәмә ташламалардан һәм дәүләт ярдәменең башка чараларыннан файдалану мөмкинлеге ача.
Хезмәт итүчеләрнең хезмәт хокуклары да яклана. Алар кимендә алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле ялга, ел саен 15 тәүлек өстәмә отпускка, шулай ук закон нигезендә эш урынын саклап калуга хокуклы.
Мәгариф өлкәсендә дә хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтелә. Аларның балалары балалар бакчаларына ташламалы тәртиптә кабул ителә, мәктәпләрдә бушлай туклана, озайтылган көн төркемнәренә бушлай йөри ала. Моннан тыш, көллиятләрдә бушлай белем алу мөмкинлеге һәм башка социаль ярдәм чаралары да каралган.
Контракт буенча хезмәт итүчеләр кредит һәм салым каникулларыннан да файдалана ала. Ә 20 ел хезмәт иткәннән соң алар хәрби пенсия алу хокукына ия була.
Аерым категориядәге гражданнар өчен өстәмә мөмкинлекләр дә бар. Чит ил гражданнары контракт төзегән очракта Россия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә ала ала. Шулай ук Федераль суд приставлары хезмәте аша йөртү таныклыгын кире кайтару мөмкинлеге дә каралган.
Контракт төзү шартлары, түләүләр, ташламалар һәм башка дәүләт ярдәме чаралары турында тулырак мәгълүматны сайт яки 8 (800) 222-59-00 телефоны аша белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев