Югары Байларны гөрләтеп кече авыл бәйрәме оештырылды
Безнең Югары Байлар авылында Сабан туе байтак еллар үткәрелмәде. Ә авыл халкы андый бәйрәмнәргә сусаган иде.
Егерме ел мәдәният, сәнгать өлкәсендә эшләүче кеше буларак, авылдашларның халәтен яхшы аңлыйм мин. Шуңа хыялым бар иде. Югары Байлардагы яңа клуб ачылуның 30 еллыгын зурлап билгеләп үтәсем килде. Бергәлектә көч, диләрме әле?! Авылдашларга теләгемне җиткердем. Бердәм хуплап алдылар, бүләкләр алырга үзара акча җыйдылар. Саллы гына әйберләр алдык.
Бәйрәмгә ныклап әзерләндек. Клуб алдындагы мәйданчыктан Сабантуй аланын ясадык. Халык күп килде. Көне дә , кояшлы, матур булды. Бәйрәмне Күзкәй авыл җирлеге башлыгы ( авылыбыз шунда керә бит инде) Эдуард Ракыйп улы Гәрәев ачып җибәрде. Гомерләрен мәдәнияткә бәйләгән ветераннарны зурлап , бүләкләр тапшырдык. Бер уңайдан махсус хәрби операциядә hәлак булган авыл улларын искә алып, батыр егетләрне үстергән әти- әниләрне дә читтә калдырмадык, аркаларыннан сөеп, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Бәйрәмне Венера Зарипова белән Лилия Хәмидуллина алып барды. Танылган артистлар чакырып тормадык. Борынгы гадәт буенча, авылдашлар белән киңәшләштек тә, бөтен сәләтле кешеләребезне барладык. Чиратка хәтта ир- егетләребез дә язылды. Җыр- биюсез сабан туе була мени?! Гөрләттеләр генә авылдашлар! Авылның оста гармунчысы Рәсим Идиятуллин Сабантуен тотты- туктаусыз уйнады да уйнады. Халык та гармун тавышына сусаган иде шул. Кунак булып килгән Ильяс Ахмаев , үзенең җырларын, тальянда өздереп, уйнап җырлады. Бәйрәм җыр, уен- көлке, шигырьләр, ярышлар белән үрелеп барды- мәйданның дүрт почмагында төрле уеннар оештырылды. Иң кызыклы уеннарның берсе- "Әтәч куу" иде. Әтәче дә бик елгыр булып чыкты. Тоттырмый гына бит! Тыкрыкларга чыгып кудылар. Ә зур казанда бәйрәмгә килүчеләрне үзбәк пылавы көтә иде. Рәхәт булды. Күңелем хушланды. Авылдашларыбызга менә дигән бәйрәм бүләк иттек! Үзләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Шөкер, кече авыллар үз тормышлары белән яшәвен дәвам итә…
Әлфия Дөлфанурова, Югары Байлар авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев