Казанда парковка өчен соңрак түләү мөмкинлеге кертелә
Муниципаль парковкалардан файдаланучылар өчен яңа сервис кертелә. Ул парковка өчен вакытында түли алмаган очракларга исәпләнгән.
15 июньнән Казандагы муниципаль парковкалардан файдаланучылар өчен яңа түләү мөмкинлеге кертелә. Бу хезмәт машина йөртүче парковка өчен вакытында түли алмаган очракларда — мәсәлән, мобиль элемтә өзелгәндә, интернет булмаганда яки техник кыенлыклар туганда кулланылачак. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә.
Яңа система гамәлдәге түләү тәртибен алыштырмый, ә аны тулыландыра гына. Элеккечә үк, парковка өчен түләүне машина куйганнан соң 15 минут эчендә башкарырга кирәк. Кайбер социаль объектлар янындагы мәйданчыкларда бушлай вакыт 30 минут тәшкил итә.
Постоплата хезмәтеннән шул ук көннең ахырына кадәр, ягъни 23:59 сәгатькә кадәр файдаланырга мөмкин булачак. Түләү вакытында машина йөртүче парковка номеры, автомобиль мәгълүматлары, парковка башланган вакыт һәм тору дәвамлылыгын үзе күрсәтә.
Әлегә хезмәт сынау режимында эшләячәк. Аннан parkingkzn.ru порталында һәм «Горпарковка» мобиль кушымтасында файдаланып булачак. Моның өчен «Постоплата» функциясен сайлап, кирәкле мәгълүматларны тутырырга һәм түләүне башкарырга кирәк.
Шәһәр парковкалары эше гадәти тәртиптә контрольдә тотылачак: «Дозор» системасы транспорт чараларын элеккечә һәр 15 минут саен теркәп барачак.
Шунысы мөһим: постоплата кулланылган очракта, парковка өчен каралган 15 минутлык ташламалы вакыт исәпкә алынмый. Бу вакытта машина куелган минуттан алып киткәнче булган бөтен вакыт өчен дә түләү таләп ителәчәк.
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев