Казан халыкара аэропортында яңа терминал төзелеше тәмамланган. Объектны якын арада файдалануга тапшыру көтелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Мэр сүзләренчә, ул узган атнада яңа терминалда булган һәм төзелеш эшләренең барышы белән танышкан. Якын вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында терминалны файдалануга тапшыруга старт бирү планлаштырыла.
Яңа терминал проектының бәясе моңа кадәр якынча 20 млрд сум дип бәяләнгән иде. Бинаның беренче катында пассажирларны кабул итү зонасы, теркәү урыннары һәм багаж мәйданы урнаштырылачак.
Яңа корпус эшли башлагач, 1А терминалын халыкара рейсларга хезмәт күрсәтү өчен үзгәртеп кору һәм реконструкцияләү каралган. Аэропортның гамәлдәге бинасын яңарту да планга кертелгән.
Нет комментариев