Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Камил Нәҗмиев ял көнен умарталыгында үткәргән

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев ял көнен шәхси умарталыгында үткәргән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә умарталыктан видеолар белән уртаклашкан.

«Бүгенге якшәмбе көне умарталыкта үтә. Биредә эш кайнап тора: бал кортларының мул уңышын карап чыгу – бүгенге көннең төп бурычы», – дип язган Камил Нәҗмиев.

Аның сүзләренчә, умарталарны карап чыкканнан соң, быел бал уңышының мул булачагына өмет зур. «Табигать безне җәйнең юмарт нигъмәтләре белән сөендерә», – дип билгеләп үткән ул.

Камил Нәҗмиев умартачылык белән 2000 елдан бирле шөгыльләнә икән. Бүген район башлыгының шәхси умарталыгында 12 бал корты гаиләсе исәпләнә. Еллар узган саен бу эш аның өчен гади мавыгу гына түгел, ә күңеленә якын яраткан шөгыльгә әверелгән.

Фото/ социаль челтәрдәге видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев