Калмиядә шашканы конфетлар белән уйнадылар
Каникулларны күңелле дә, файдалы да үткәреп була. Моның өчен бары тик яхшы кәеф һәм теләк кенә кирәк. Тукай районының Калмия авылында ел саен балалар арасында уздырыла торган үзенчәлекле шашка турниры моңа ачык мисал булып тора.
Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итүенчә, авылда балалар өчен чын бәйрәм оештырганнар. Бу уенның төп сере шунда: биредә гадәти шашка фигуралары урынына тактага татлы конфетлар тезелә! Конфетлар белән уйнау балаларда зур кызыксыну уята, һәр уенчы көндәшенең фигурасын «ашарга» һәм күбрәк татлы бүләк җыярга тырыша. Нәтиҗәдә, балалар спорт азартын да сизә, каникул көннәрендә күңел дә ача.

"Әлеге ярыш авылда очраклы гына барлыкка килмәде, аның үз традицияләре бар. Калмиядә шашка уйнап дан казанган зур бер династия яши. Рафис абый Исламов үз вакытында авылдашлар арасында иң оста уенчыларның берсе иде. Бүген бу матур традицияне аның улы Илдар Исламов уңышлы дәвам итә. Илдар район күләмендәге ярышларда гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә узган турнирларда да даими катнаша һәм беренчелекне яулый. Ул Чаллыдагы шахмат-шашка клубының бер чарасын да калдырмый.

Шунысы куанычлы, Исламовларның өченче буыны да сынатмый. Илдарның улы, кечкенә Данияр, яшенә карамастан, шашка серләрен бик яхшы үзләштергән. Ул инде уенның тәртибен, алымнарын белә һәм өлкәннәр кебек үк ышанычлы рәвештә җиңүләр яулый.
Бу юлы да татлы турнир яшь спортчылар өчен уңышлы тәмамланды. Фикерләү сәләтен сынап, көч сынашканнан соң, балалар кесәләрен тутырып, тәмле конфетлар белән өйләренә таралыштылар. Күңелле каникуллар әле дәвам итә!» – дип яза безгә Калмиядән үзхәбәрчебез Ләйсирә Сәхибҗанова.

Фотолар: Ләйсирә Сәхибҗанова тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев