Калмаш авылында өлкәннәр өчен бәйрәм узды
җәмгыять

Калмаш авылында өлкәннәр өчен бәйрәм узды

Калмаш авыл клубында Өлкәннәр декадасы уңаеннан чәй өстәле артында матур бәйрәм концерты оештырылды. Әлеге чара буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытучы, өлкәннәребезнең күңеленә әйтеп бетергесез җылылык һәм шатлык өстәүче гүзәл бер очрашуга әверелде.

Бәйрәмгә җыелган кунакларны авыл җирлеге башлыгы Денис Балмышев һәм авылның ветераннар советы рәисе Рәзинә Мәгъсүмова тәбрикләде. Алар авылдашларына иң изге теләкләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы теләделәр. Кичә җылы аралашу һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Бәйрәмгә аеруча зур ямьне мәктәп укучылары һәм авылның үзешчән сәнгать осталары өстәде — алар үзләренең дәртле чыгышлары, җыр-моңнары белән тамашачыларны сөендерделәр. Кичәнең иң күркәм мизгелләренең берсе булып авыл шагыйрәсе Кәүсәрия Ямалиеваның чыгышы танылды, ул өлкәннәргә үзенең иң матур шигырьләрен укып китте.


Нет комментариев