Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Кайнар суны сүндерү вакыты 14 көннән артмаска тиеш

Коммуналь хезмәтләр кайнар суны планлы сүндерү вакытын үз белдекләре белән озайта алмый: моның өчен бары тик нигезле сәбәпләр һәм җирле хакимият белән килешү кирәк. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Мәскәүдә кайнар суны планлы сүндерү гадәттә һәр адрес буенча якынча 10 көн дәвам итә. Ә ил күләмендә мондый ремонт эшләре 14 көннән дә артмаска тиеш.

Срокны озайту бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителә. Әгәр дә ремонтны тәмамлау өчен өстәмә вакыт кирәк булса, бу нигезле итеп дәлилләнергә һәм җирле хакимият белән алдан килешенергә тиеш. Моннан тыш, халыкка эшләрнең озайтылачагы турында алдан ук хәбәр итү мәҗбүри: ни өчен озайтыла, кайчан төгәлләнәчәк һәм кайнар су кайчан яңадан биреләчәк — барысы да ачык итеп аңлатылырга тиеш.

Планлы сүндерүләр җылылык системаларын тикшерү һәм ремонтлау максатыннан үткәрелә. Бу вакытта белгечләр торбаларны һәм челтәрләрне җентекләп сынап карый. Күпчелек төбәкләрдә мондый эшләр ике атнага кадәр дәвам итә. Әгәр дә срок 14 көннән артып китсә, халык коммуналь түләүләрне яңадан исәпләүне таләп итәргә хокуклы, дип хәбәр итә ТАСС.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев