Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Изге Болгар җыены»на меңләгән кунак җыелды

Бүген Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» узды. Чара XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларындагы мәдәни программаның йомгаклау өлеше булды.

Бүген Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» узды. Чара XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларындагы мәдәни программаның йомгаклау өлеше булды.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул чыгышында Болгарның татар халкы һәм ислам дөньясы өчен аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

«Болгар – безнең динебезнең, милләтебезнең башланган урыны, ата-бабаларыбыз тарихы сакланган изге җир. Бу тарихны онытырга ярамый», – диде республика җитәкчесе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев адресына рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул Болгар музей-тыюлыгын торгызу эшләрендәге зур өлеше өчен аңа рәхмәт белдерде һәм сәламләү сүзләрен җиткерде.

Быелгы җыенга Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Россия төбәкләреннән килгән делегацияләр, Россия һәм чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук ислам илләреннән кунаклар җыелды. Чарада KazanForum катнашучылары да бар иде.

Татарстан Рәисе Казанда узган халыкара икътисади форумның уңышлы үтүен дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республика бу көннәрдә күпсанлы чит ил кунакларын кабул иткән, ә кайбер делегацияләр Болгар җыенында да катнашкан.

«Һәркемгә рәхмәт. Форум да, бүгенге чаралар да югары дәрәҗәдә узды», – дип йомгаклады ул.

Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев