Юрист кисәтә: хәрбиләргә ярдәм сылтавы белән яңа төр алдау ысулы барлыкка килде
Россия юристлар берлеге вәкилләре ясалма интеллект ярдәмендә кешеләрне алдау очраклары артуы турында белдерә. Мошенниклар дипфейк технологияләрен кулланып, танылган шәхесләр исеменнән хәрбиләргә ярдәм җыя яки банклар исеменнән счетларны блоклыйбыз дип куркытып, гражданнарның акчаларын урлый.
Россия юристлар берлегенең Краснодар төбәге бүлеге вәкиле Валентина Корсунова хәбәр итүенчә, җинаятьчеләр хәрбиләргә ярдәм сылтавы белән акча җыюның яңа ысулларын уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости яза.
Корсунова сүзләренчә, аферистлар видеода кешенең тавышын һәм тышкы кыяфәтен алыштыру өчен ясалма интеллект һәм дипфейк технологияләрен актив куллана. Мондый ялган видеомөрәҗәгатьләрдә танылган шәхесләр яки хәрбиләр акча күчерүне яисә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм акцияләрендә катнашуны сорыйлар.
Моннан тыш, җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип танытып та шалтырата ала. Алар «шикле операцияләр күп булу сәбәпле счетыгызга чикләүләр кертелә» дип куркыталар. Бу кешенең шәхесен раслау сылтавы белән СМС-кодларны һәм акчаларын алдап алу өчен эшләнә.
Чыганак: Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев