Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина көтүгә үзе чыккан
җәмгыять

Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина көтүгә үзе чыккан

Резидә Хәсиятовна безгә ни өчен көтүне үзе көткәне турында сөйләде. Техникасы да бар, елгасы да янәшәдә — эшнең рәхәтен күреп, авырсынмыйча башкара ул бу вазыйфаны.

Бүгенге заманда авыл җирлеге башлыгын матур костюмнан бигрәк, болында чыбыркы тотып көтүдә күрү — сирәк күренеш. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина нәкъ менә шундыйлардан: ул үз чираты җиткәч, калган авылдашлары кебек үк малларны көтүгә алып чыккан.

Авылның яшәеше аның көтүеннән күренә, диләр. Иске Абдул авыл җирлегенә караган ике авылда — Иске Абдулда һәм Мерәстә бүгенге көндә барлыгы 340 баш эре терлек исәпләнә. Шуларның 76сы — савым сыерлары. Резидә Сафина әйтүенчә, хәзерге вакытта хуҗалыкларда малны күпләп асраучылар азайган, әмма авылның табигате һәм шартлары терлекчелекне ташларга ирек бирми.

— Көне рәхәт, техникабыз бар, шуңа күрә көтү көтү бернинди авырлык та тудырмый. Малкайларга ашарга үлән җитәрлек, елгабыз да янәшәдә генә, — дип сөйли Резидә Хәсиятовна.

Бүгенге көндә Иске Абдул көтүендә барлыгы 22 баш сыер йөри. Моннан тыш, биш хуҗалыкның сарыклары да гомуми көтүгә кушыла. Барлыгы 26 чират җыелган. Бу — һәр хуҗалык айга бер тапкыр көтүгә чыга дигән сүз.

Җирлек башлыгының үз чиратын намус белән үтәве — авылдашлары өчен зур үрнәк.

«Башлык та көтә алгач, безгә дә оят түгел», — дигәндәй, Иске Абдул халкы мал асраудан туктамаска тырыша. Авылның киләчәге дә нәкъ менә шундый хезмәт сөючән, җиргә береккән кешеләр кулында.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев