Исәнгул зиратында нәсел тарихын барладык
«Шушы көннәрдә без оныкларым белән бергә гаиләбез өчен бик изге һәм мөһим урынга — Исәнгул авылы зиратына бардык. Анда безнең дәү әбиләребез һәм бабаларыбыз җирләнгән. Безнең артта калган тарих никадәр тирән булса, оныкларым да бу нәсел җебендә шул кадәр ерак — алтынчы буын булып торалар», — дип хәбәр итә Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова.
Безнең нәсел тамырлары олуг тарихка барып тоташа. Үз заманында Тукай районы Сәет авылында яшәгән бабам Шиябетдин бик танылган, абруйлы һәм билгеле кеше булган. Элеккеге заманнарда аның чиксез күп җирләре булып, ул бик бай һәм дәрәҗәле шәхес буларак танылган. Аны Сәет авылында гына түгел, бөтен төбәктә яхшы белгәннәр һәм тирән хөрмәт иткәннәр.
Оныкларымны Исәнгул зиратына алып барып, ерак бабаларының каберләрен күрсәтү һәм тарихыбызны сөйләү — минем олы бурычым иде. Мин моны балалар күңеленә кечкенәдән салынган хәтер орлыгы дип саныйм. Бу орлык уңдырышлы җирлеккә төшеп, киләчәктә дә тамыр җәйсен иде. Оныкларым үзләренең кемнәр икәнен, нинди олуг нәселдән килгәннәрен белсеннәр, тарихыбызны онытмасыннар һәм хәтерләп яшәсеннәр.
Бүген күңелемдә йөрткән иң олы, иң изге бер хыялым бар: киләчәктә Шиябетдин бабабызның бөтен нәсел агачын барлап, барлык оныкларын, оныкчыкларын һәм туганнарыбызны бергә җыясым килә. Барыбызны да бер түгәрәк өстәл артына җыеп, зур һәм истәлекле «Шәҗәрә бәйрәме» уздыру — минем зур хыялым. Бу очрашу уртак тарихыбызны тагын да якынайтыр, яшь буынга бердәмлек үрнәге булыр иде.
Без — өлкән буын вәкилләре, гаилә тарихын сакларга һәм буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәскә бурычлы. Оныкларымның уйчан һәм җитди күз карашларын күреп, күңелем тынычланды: салынган бу хәтер орлыклары оныкларымда һичшиксез игелекле җимешләр булып үсеп чыгар. Йортларыбызда һәрчак тынычлык булсын, хыялларыбыз тормышка ашсын, ә нәсел җепләребез бервакытта да өзелмәсен.
Айсылу Габдрахманова, Сәет авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев