Ике һәм күбрәк балалы гаиләләргә яңа еллык түләү бирелә башлый
Ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар быелдан яңа еллык гаилә түләве ала башлаячак. Бу хакта «RT»ка биргән интервьюсында РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләгән.
Аның әйтүенчә, әлеге түләү — керем салымының бер өлешен кире кайтару чарасы. Ярдәм иң элек аз керемле гаиләләр өчен каралган. Әгәр гаиләдә кеше башына уртача керем төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмый икән, алар түләүгә өмет итә ала.
Гаризаларны 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Социаль фонд бүлекчәләрендә яки МФЦда да гариза кабул итәчәкләр. Күпчелек очракта өстәмә документлар кирәк булмаячак.
Мәсәлән, ике ата-ана һәм өч баладан торган гаилә 2026 елда түләү алсын өчен, 2025 елдагы уртак айлык керем 136,5 мең сумнан артмаска тиеш. Еллык керем исә 1,638 миллион сумнан күбрәк булырга тиеш түгел.
Әгәр әти белән әни икесе дә айга 68 250 сум хезмәт хакы алса, һәркайсына ел саен якынча 57 мең сум кайтарылачак. Нәтиҗәдә, гаиләгә бирелә торган гомуми ярдәм 114 мең сумнан артырга мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев