Июнь аенда Россиядә кайбер пенсионерларның акчалары артачак
2026 елның июнендә Россиядә бер төркем пенсионерларның түләүләре артачак. Өстәмә акчаларны 80 яшьтән өлкәннәр, I төркем инвалидлар, ярдәмгә мохтаҗларны тәрбияләүче, шулай ук авыл җирендә яшәүче пенсионерлар алачак.
80 яшькә җиткән кешеләрнең төп пенсия өлеше ике тапкырга артачак: 9,6 мең сум урынына ул 19,1 мең сумга җитәчәк. Аларга өстәмә рәвештә өлкәннәрне карау өчен ай саен 1,4 мең сум да биреләчәк.
I төркем инвалидлыгы булган пенсионерларның да төп пенсиясе ике тапкырга күтәрелә.
18 яшькә кадәрге балаларны, көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге студентларны, инвалид балаларны яки ярдәмгә мохтаҗ туганнарын тәрбияләүче өлкәннәр ай саен 3,2 мең сум өстәмә ярдәм алачак.
Авылда яшәүче һәм дәүләт тарафыннан раслаган һөнәрләр исемлегенә кергән эштә 30 елдан артык хезмәт куйган, хәзерге вакытта эшләмәүче пенсионерларның да акчалары арту каралган.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев