Яңа поселогында «Кызлар чишмәсе»н төзекләндерә башладылар
Яңа поселогында яшәүчеләр инициативасы һәм җирле хакимият, депутатлар һәм активистлар ярдәме белән «Кызлар чишмәсе»н төзекләндерү эшләре башланды.
Бу мөһим экологик һәм социаль проектны депутат Илнур Юскаев һәм активист Айрат Мөхәммәтгалиев хуплап чыкты, ә эшләрне оештыруда Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, җирле мәдәният йорты һәм китапханә коллективлары зур ярдәм күрсәтте.
Чишмә кулланучылар өчен уңайлырак һәм матуррак булачак, бу исә авыл халкының табигать байлыкларын саклауга зур өлеш кертүен тагын бер кат исбатлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев