Яңа Бүләк мәдәният йорты 50 еллык юбилеен зур бәйрәм белән каршы алды
җәмгыять

Яңа Бүләк мәдәният йорты 50 еллык юбилеен зур бәйрәм белән каршы алды

Күптән түгел Тукай районының Яңа Бүләк авылында мәдәният йортының 50 еллык юбилеен зур тантана белән билгеләп үттеләр. Милләтебезнең моң башкаласы һәм мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган туфрагы булган бу авылдагы бәйрәм концертында мәртәбәле кунаклар, Татар конгрессы вәкилләре һәм республиканың танылган артистлары катнашты.

Районыбызның Яңа Бүләк авылында зур бәйрәм — авыл халкының күңел һәм җан азыгын, рухи байлыгын тулыландыру үзәге булган мәдәният йортына 50 ел! Аның тарихы данлыклы! Шул көннәрдә оештырылган мәдәни чара шушы датага багышланды.

Бүгенге көндә мәдәният йорты һәркемне үзенә җәлеп итеп тора — чиста, якты һәм җылы бина һәрвакыт кеше белән тулы. Монда килгән һәр кеше үзенә яраткан шөгыль таба ала — мәдәният йортында дистәгә якын түгәрәк, иҗади клублар һәм оешмалар эшләп килә, ә гармунчылары һәм җырчылары бөтен республикабызда танылды.

Яңа Бүләк авылын милләтебезнең моң башкаласы дип әйтсәң дә һич ялгышмассың. Чөнки ул халкыбызга чиксез моң иясе, мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны бүләк иткән төбәк. Шуңа күрә бүгенге бәйрәм концерты башлыча аңа багышланды. Мәртәбәле кунаклар арасында Тукай районы җитәкчеләре дә, Татар конгрессы вәкилләре дә, Мәскәү һәм башка өлкәләрдән килүчеләр дә, Яңа Бүләк авылының, районыбызның һәм республикабызның танылган артистлары да бар иде. Һәр чыгыш, һәр котлау авылдашларның кайнар алкышларына күмелде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев