Районыбызның Яңа Бүләк авыл мәдәният йортының «Илһам» вокал ансамбле катнашучылары Кифая Вәлиева һәм Флүр Шакиров (аккомпаниатор Нәзир Гыймазетдинов) Казанда булып кайттылар. Алар башкалада узган ветераннар арасындагы «Балкыш» («Сияние-2026») IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концертында лауреат исеменә лаек булдылар.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең зур сәхнәсендә узган әлеге грандиоз чарада безнең якташларыбыз татар халык ретро җырларының берсе булган «Сыер савучы һәм көтүче җыры»н башкарды. Кифая Вәлиева һәм Флүр Шакировның үзенчәлекле, чын милли һәм эчкерсез чыгышы Казан тамашачысының күңеленә хуш килде. Сәхнә осталарының һәр куплетын зал бердәм кул чабулар белән каршы алды.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның апрелендә Чаллы шәһәрендә узган фестивальнең зона этабында Яңа Бүләк артистлары югары бәя алып, республика күләмендә ярышырга хокук алган иде. Финал өлешендә исә алар Тукай районының данын тагын бер кат югары дәрәҗәдә расладылар.
Нет комментариев