Чаллыда яшәүчеләр квитанцияләрендә йорт хайваннарына су өчен аерым түләү күреп аптыраган. Аларның мондый түләү таләп итәрлек йорт хайваннары булмаса да, квитанцияләрдә 631 һәм 456 сумлык суммалар күрсәтелгән.
«Челнинские известия» язганча, Чаллыда яшәүче ир-атның үзенә һәм әти-әнисенә килгән квитанцияләрендә бик сәер юл пәйда булган. Анда йорт хайваннарына су өчен 631 һәм 456 сум күләмендә түләү күрсәтелгән. Бу гаиләләр 4/01 һәм 4/21 адресларындагы күпфатирлы йортларда яши. Алар сыер, дуңгыз яки башка терлек асрамый. Шуңа күрә квитанцияләрендә мондый исәп-хисапны күреп шаккаткан алар.
«Татэнергосбыт»ның Чаллы бүлегендә әлеге мәгълүматны тикшергәннәр. Бүлек җитәкчесе Рөстәм Габидуллин әйтүенчә, фатирларга түләү дөрес исәпләнгән, әмма сүз йорт хайваннары өчен аерым исәпләнгән су турында түгел, ә салкын су өчен түләү турында бара.
Аның сүзләренчә, мәгълүмат берничә электрон система аша тапшырыла. Хата шуларның берсендә килеп чыккан булырга мөмкин. Кайсы этапта хата китүен ачыкларга кирәк булачак.
Йорт хайваннарына тотылган су өчен аерым исәпләү чынлап та бар. Ул күбесенчә шәхси йортларда һәм авыл җирлекләрендә кулланыла. Күпфатирлы йортларда мондый түләү булырга тиеш түгел.
Нет комментариев