Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Экскаваторчы үлеменнән соң прорабка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Мәләкәс елгасын чистарту эшләре вакытында экскаватор батып, йөртүчесе һәлак булган иде. Әлеге эш буенча Биектау районында яшәүче 45 яшьлек прорабка карата җинаять эше судка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.

Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы Биектау районында яшәүче 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Ул эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда, шул сәбәпле кеше үлеменә китерүдә гаепләнә..

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2025 елның 31 октябрендә прораб булып эшләгән ир-ат 55 яшьлек хезмәткәрне Мәләкәс елгасы төбен чистартырга дип эшкә җибәргән. Эш вакытында әлеге эшче идарә иткән йөзүче экскаватор капланып суга баткан. Нәтиҗәдә экскаватор машинисты һәлак булган.

Тикшерү барышында һәлак булган ир-атның әлеге оешмада рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмавы ачыкланган. Моннан тыш, прораб хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү өчен каралган хезмәтне саклау таләпләрен тиешенчә үтәмәгән дип санала.

Җинаять эше судка җибәрелде. Әгәр гаеп расланса, ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев