Дәүләт Думасы МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын раслады
Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен яңа законнар кабул итте. Бу карарлар ярдәм чараларын көчәйтүгә һәм аны вакытында, кирәкле кешеләргә җиткерүгә юнәлдерелгән.
Депутат Әлфия Когогина әйтүенчә, хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау эше даими алып барыла. 2022 елдан бирле бу өлкәдә 164 закон кабул ителгән, һәм ярдәм чаралары елдан-ел арта.
Яңа карарлар буенча, инвалид хәрбиләрнең ата-аналары аларга ярдәм итү өчен ялны хәрбиләр белән бер вакытта ала алачак. Шулай ук быелның маена кадәр җыелган, түләнмәгән кредит бурычларын исәптән чыгару каралган. Моннан тыш, хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итүчеләр өчен җир участокларын арендага алу яки түләүсез файдалану турындагы килешүләр автоматик рәвештә озайтылачак.
Фото һәм мәгълүмат Әлфия Кагогинаның матбугат үзәгеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев