Чернобыль фаҗигасенең тере шаһиты
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСының 4нче блогындагы шартлау илебез тарихына кара чынбарлык булып язылды. Быел Чернобыль фаҗигасенә 40 ел.
Безнең Югары Байлар авылында да ликвидатор кеше яши. Ул Припять шәhәрен үз күзләре белән күргән Флүр абый Исламов. Без авылның хөрмәтле hәм мөхтәрәм кешесенә күчтәнәчләр алып, кунакка бардык.
"Безнең кебекләрнең саны елдан-ел кими - кеше организмына кергән атом нурлары тик кенә ятмый, катлаулы чирләр китереп чыгара. Атомның кешелеккә нинди зур куркыныч китергәнен үз күзләребез белән күргән шаһитлар без", – дип сөйли Флүр абый.
Украинадан көчле радиация белән кайткан бик күп иптәшләре, хезмәттәшләре яшьли гүр иясе булган. Аларны да тирән хөрмәт сүзләре белән искә алды ул. Коточкыч фаҗига белән күзгә-күз очрашкан авылдашыбыз, ликвидациядә булган hәр көнен-минутын диярлек хәтерли. Төп бурычы - урында чистарту эшләрен алып барып, атом күзәнәкләрен башка җиргә чыгармау була. Ил язмышы турында сүз барганда, үзләрен аямый, куелган бурычны үтәгән кешеләр, әлбәттә безнең хөрмәткә лаек.
Флүр абый белән чәй өстәле янында шактый гына сөйләшеп утырдык. Авылдашым Украинада күргәннәрен сөйләгәндә, күзләренә яшь тә килде.
- Элегрәк бу атом афәтен җиңүдә катнашканнарга игътибар зуррак иде, ел саен медицина тикшерүе уза идек, шифаханәләргә бушлай юлламалар бирәләр иде. Хәзер, еллар үткән саен, игътибар азрак. Әле дә сез, авыл халкы исеменнән, район исеменнән хәлемне белеп торасыз, - дип рәхмәтләрен әйтте.
Әлфия Дөлфанурова, Югары Байлар авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев