Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Чаллыдагы логистика үзәгендә хатын-кыз һәлак булган

Чаллыдагы логистика үзәкләренең берсендә склад хезмәткәре фаҗигале төстә һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 63 яшьлек хатын-кыз стеллаж белән штабелер арасында кысылып калган. Әлеге хәл буенча шәһәр прокуратурасы тикшерү башлады.

Чаллы шәһәре прокуратурасы 2026 елның 16 июнендә шәһәрдәге логистика үзәкләренең берсендә булган бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү оештырды.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, иртәнге 07:52 сәгатьтә склад территориясендә  логистика эшләре буенча оператор булып эшләүче 1962 елгы  хатын-кыз стеллажлар белән штабелер арасында кысылып калган. Ул алган җәрәхәтләрдән вафат булган.

Фаҗига урынына Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары Диләрә Гыйльманова чыкты. Тикшерү барышында прокуратура эш бирүченең хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен үтәвенә бәя бирәчәк. Шулай ук хезмәткәрләр өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструкцияләрнең булуы һәм үтәлүе, кирәкле инструктажларның вакытында уздырылуы да тикшереләчәк.

Тикшерү тәмамланганнан соң, хокук бозулар ачыкланса, прокуратура тарафыннан тиешле чаралар күрү мәсьәләсе каралачак.

Мәгълүмат/  ТР Прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев