Чаллыда 68 яшьлек хатын телефон мошенниклары корбаны булган һәм 8 млн сумга якын акчасыннан колак каккан. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Пенсионер сүзләренә караганда, аңа берничә тапкыр билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар хатын-кызның туплаган акчаларына чит кешеләр кул сузарга мөмкин дип ышандырган. Янәсе, саклык чаралары күрелмәсә, акчалар хәтта Украина Кораллы Көчләре ихтыяҗларына җибәрелергә мөмкин, дип куркытканнар.
Мошенникларның сүзләренә ышанган хатын-кыз шәһәрнең кеше күп йөри торган урынында курьер белән очрашып, акчасын биргән. Бу хәл өч тапкыр кабатланган. Нәтиҗәдә аңа 7,8 млн сум күләмендә матди зыян килгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев