Банк мәгълүматларын тапшырган егеткә 80 сәгать эш билгеләнгән
Чаллы шәһәре прокуратурасы 19 яшьлек егет турындагы җинаять эшендә дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 187 маддәсе 3 өлеше нигезендә гаепле дип тапты. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Эш материалларыннан күренгәнчә, 2025 елның 6 августында әлеге ир-ат сәүдә үзәкләренең берсендә, 4 500 сум акча алу шарты белән, үз исеменә рәсмиләштерелгән банк картасын һәм аңа керү өчен электрон мәгълүматларны өченче затка тапшырган. Нәтиҗәдә, билгесез затлар әлеге счет аша, яклар арасында бернинди килешү булмауга карамастан, 600 мең сумнан артык суммага законсыз банк операцияләре башкарган.
Суд хөкеме белән гаепле ир-атка 80 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Карар әлегә закон көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары мондый төр җинаятьләрне кисәтү юнәлешендә эшне дәвам итә. Шулай ук Чаллы шәһәр судларында охшаш фактлар буенча тагын 11 җинаять эше карала.
Шәһәр прокуратурасы гражданнар игътибарын бу өлкәдә законнарның катгыйлануына юнәлтә. 2025 елның 24 июнендә кабул ителгән 176-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә РФ Җинаять кодексының 187 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Алар финанс һәм цифрлы җинаятьләрнең яңа төрләренә каршы көрәшне көчәйтү максатын күздә тота.
Аерым алганда, табыш алу ниятендә банк карталарын, PIN-кодларны, шулай ук дистанцион банк хезмәтләренә керү мөмкинлеге булган SIM-карталарны өченче затларга тапшыру («дропперлык») җинаять җаваплылыгына китерә. Әлеге маддә нигезендә максималь җәза — 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев